news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Байкал аръягы мөселманнары Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнә

Могоча һәм Нерчинск шәһәрләрендә, шулай ук Яңа Чара бистәсендә мәчетләр төзелә, ә аларны ачылышы Россия мөселманнарының зур бәйрәменә багышлана.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Чита шәһәрендә Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов Байкал аръягы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Алмаз Сәлахов белән очрашуда Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар хакында сөйләштеләр.

Дин эшлеклесе төбәк башлыгына Идел буе Болгар дәүләте халыклары Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында төбәктәге чаралар планын тәкъдим итте һәм аның ярдәменә өметләнүен әйтте. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Байкал аръягы краеның мөселман җәмгыяте чаралар планын әзерләгән. Могоча һәм Нерчинск шәһәрләрендә, шулай ук Яңа Чара бистәсендә мәчетләр төзелә, ә аларны ачылышы Россия мөселманнарының зур бәйрәменә багышлана.

Читаның Җәмигъ мәчете комплексында «Рәхмәтулла Нигъмәтуллин йорты» мәдәни мирас һәйкәле реставрацияләнәчәк.

Байкал аръягы крае мөселманнарының Диния нәзарәте край хөкүмәте һәм шәхсән губернатор Александр Осипов ярдәме белән якын арада архитектура һәйкәлен реконструкцияләү проектын әзерләүгә керешә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100