news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда онлайн-мәдрәсә эшли башлый

«Лекторий» дәресләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль бүлегенең инстаграмдагы рәсми битендә була.

Татарстанда онлайн-мәдрәсә эшли башлый
dumrt.ru

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, мөфтияткә мөселманнар арасында популярлык казанган күп кенә чараларны туктатырга туры килде. Әмма аларның бер өлеше онлайн режимга күчте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөселманнар карантин вакытын файдалы итеп уздырсын өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә тагын бер яңа проект старт ала — «ОНЛАЙН МӘДРӘСӘ @MUSLIMMOL». Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә инстаграмда @MUSLIMMOL битендә төрле фәнни-популяр дини темаларга дәресләр үткәреләчәк.

Ир-атлар өчен «I’MAN», мөслимәләр өчен «Яшь килен» проектлары, «Коръән укырга өйрәнәбез» курслары Zoom платформасында үткәреләчәк. Намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча «Ислам. Беренче адымнар» дип исемләнгән кыска вакытлы курсларның йомгаклау дәресләре барлык укучыларга мессенджерлар чатларында таратылачак.

Пәнҗешәмбе көнне, 26 мартта, 12:30 сәгатьтә @MUSLIMMOL аккаунтыннан туры эфирда «Шәригать һәм аның өстенлекләре» темасына онлайн-лекция узачак. Алдагы онлайн-дәресләрдә «Пәйгамбәр сирасы», «Коръән фәннәре», «Өстәмә дини гамәлләр һәм аларның фазыйләтләре» һ.б. буенча фикер алышачаклар.

Дәресләр нәзарәтнең социаль бүлегенең «Мусульманская молодежь» YouTube-каналында сакланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100