news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Рәҗәб ае озакламый Рамазан ае җитүе турында искәртеп тора, ди мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
dumrt.ru

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәҗәб ае җитү уңаеннан Татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзерәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бүген, кояш баеганнан соң, кадерле, мөбарәк Рәҗәб ае керә – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт изге айның берсе булуы өстенә, безне озакламый Рамазан җитүе турында да искәртеп тора", - ди мөфти.

Өч ай – Рәҗәб, Шәгъбан һәм Рамазан – мөселман тәкъвимендә фазыйләтле, өстенлекле айлар булып торуы белән үзенчәлекле. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, Рәҗәб ае җитү белән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ Раббыбызга түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”.

"Хәдисләрдә билгеләп үтелгәнчә, күктә Рәҗәб ае беленә башлау белән, Рәсүлебез ﷺ өстәмә намазлар һәм догалар укый, ураза тота, сәдака бирә торган була. Сезне, кадерле дин кардәшләрем, Аллаһ Илчесенең ﷺ Сөннәтенә иярергә һәм Раббыбыз бүләк иткән бәрәкәтле мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакырам. Безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга, Яралтучыбызның рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешергә насыйп булса иде!" - ди мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100