Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мостафа Гембицкис – Ислам дине тәгълиматлары буенча бакалавр
Мостафа Гембицкис – Ислам дине тәгълиматлары буенча бакалавр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Каунас, 24 февраль, “Татар-информ”, Галим Ситдыйков). Литва татары Мостафа Гембицкис Уфадагы Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлап, Ислам дине тәгълиматлары буенча бакалаврлык дипломы алып кайтты.
Билгеле, мондый мәгълүмат белән хәзер әлләни майтарып булмый. Чөнки дин тоту, элеккеге еллардагы кебек тыелмый, киресенчә, мөселман өммәте өчен гадәти хәл буларак кабул ителә. Ләкин бу очрак – үзенчәлекле. Беренчедән, үткән елда Мостафа әфәндегә 63 яшь тулса, икенчедән, Уфа каласы Литвадан шактый ерак урнашкан һәм ул чит дәүләт территориясендә санала. Анда чыгып-кереп йөрү өчен махсус виза документлары һ.б. рәсми документлар тутырасы бар. Әмма, ничек кенә булмасын, чын мөселман өчен Ислам нигезләрен үзләштерү зур мәртәбә санала һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан киң макталу таба.
М.Гембицкисның “Бөек Литва кенәзлеге җирләрендә Ислам” дип аталган диплом эше җәмәгатьчелек игътибарын үзенә җәлеп итә. Бу темага фәнни эшнең әлегә булганы юк иде. Имтихан комиссиясе М.Гембицкисның диплом эшен Ислам динен тарату эшендә иң оригиналь һәм принципиаль алым дип тапты. Авторның гыйльми ачышы шунда ки, ул Бөек Литва кенәзлеге җирендәге Ислам тарихы проблемасын хәзерге заман белән бәйләп бирә алган.
Ирешелгән уңышлары турында сүз чыккач, Мостафа әфәнде: “Укуымның максаты – үз халкыма хезмәт итү”, - дип аңлата. Әйе, милләттәшебезнең бик күркәм һәм изге максаты бу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз