news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр

Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Рамазан җитүгә 2 ай кала Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү дәресләре программасы әзерләде.

Махсус оештырылачак курслар атнасына 2 тапкыр ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнүне күздә тота, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Дәресләрне Коръән-хафизлар үзәге белгечләре катнашында Рәҗәб аеның беренче көнендә, ягъни 2 февральдән Казанның 6 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшырылачак. Әлеге чара Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Коръән укырга өйрәнү дәресләре буенча барлык сорау-тәкъдимнәрне 89033062591 телефоны буенча Габдерәшит хәзрәт Фәизовка җиткерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100