news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ел спортчысы» тантанасында бүләкләнде

Спорт министрлыгы аның мөселманнар өчен бик күп спорт ярышларын уздыруда активлыгын билгеләп үтте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Ел спортчысы» тантанасында бүләкләнде
http://dumrt.ru/

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Ел спортчысы — 2021» тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Шәхси үрнәк күрсәтүче» номинациясендә бүләкләнде. Спорт министрлыгы аның мөселманнар өчен бик күп спорт ярышларын уздыруда активлыгын, шулай ук шәхси спорт казанышлары һәм йөгерешләрдә катнашуын билгеләп үтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча кара билбауга, шулай ук Бразилия джиу-джитсу көрәшендә пурпур билбауга ия. Ул — спорт мастерлыгына кандидат.

Моннан тыш, Камил хәзрәт — массакүләм йөгерешләрдә актив катнашучы. Иң озын дистанцияне ул 2019 елның язында «Казан марафоны»нда үтте — ул 42 чакрым йөгерде. Шул ук елны мөфти «Төнге Казан — 2019» йөгерешендә катнашты.

Мөфти 2020 елның 2 августында «ЗаБег.РФ» йөгерешендә, 2020 елның 8 августында Әлмәттә узган Россиякүләм триатлон ярышларында катнашты. 2021 елның 10 октябрендә хәзрәт Казан милли ярыммарафонында 21,1 чакрымны йөгереп узды.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау — Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан алып барылган яшьләр сәясәтенең аерылгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнар арасында, шулай ук традицион конфессияләр вәкилләре арасында берләшүнең, дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуның мөһим чарасы булып тора.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте джиу-джитсу буенча Мәрҗани Кубогына Бөтенроссия ярышлары һәм нәзарәт кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча республика турниры кебек ел саен үткәрелә торган спорт чараларын оештыручы булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100