news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәттә иң оста татар вәгазьчеләре ачыкланды

Җиңүчеләр 18-30 һәм 30-45 яшь яшь төркемнәре арасында ачыкланды.

Нәзарәттә иң оста татар вәгазьчеләре ачыкланды
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтияте төбәкара «Оста вәгазьче» бәйгесе үткәрде. Әлеге бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын каршылап үткәрелде.

Жюри хатын-кызларны һәм ир-атларны аерым бәяләде. Хөкемдарлар аларны 5 критерий буенча бәяләде. Аерым алганда, оештыручылар тарафыннан тәкъдим ителгән темага, сайланган стильгә, жанрга туры килү, 5-7 минут эчендә теманы ача белүгә, сөйләмнең һәм телнең байлыгы, матурлыгы һәм дөреслегенә, сөйләм темпы һәм интонациясенә, аудитория белән элемтә тота белүгә игътибар итте. Җиңүчеләр 18-30 һәм 30-45 яшь яшь төркемнәре арасында ачыкланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

18-30 яшьлек егетләр арасында беренче урынны Ислам Лотфуллин яулады. Ул бәйгедә Кукмара мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев тәкъдиме белән катнашырга ният иткән. 30-45 яшьлек ирләр арасында Лаеш районыннан килгән Илнур Вафин җиңде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100