news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Швыдкой митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады.

Михаил Швыдкой митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
http://www.kremlin.ru

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

«Православие динен тотучыларга һәм республика халкына Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруыгызны сорыйм. Владыка милләтара татулыкны ныгыту өчен күп эшләр башкарды. Ул православие динен тотучыларга гына түгел, башка конфессия вәкилләренә дә рухи азык бирде», - дип язган Швыдкой.

Бүген Татарстанда 20 ноябрьдә 74нче яшендә вафат булган митрополит Феофан белән хушлашалар. Архиерей Казан Богородица монастыре территориясендә җирләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100