Әлмәт шәһәренең 8 нче төзәтү колониясе мәчетендә конкурс үткәрелде

Мондый чараны район мөхтәсибәте ел да оештыра

 (Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Узган атна ахырында Әлмәт шәһәрендәге сигезенче төзәтү колониясенең “Йосыф” мәчетендә Коръән уку һәм азан әйтү конкурсы үтте. Чараны ачып, колониянең ветераннар Советы рәисе Әмин Хәсәнов быел “Йосыф” мәчете ачылуына 10 ел тулуын билгеләп үтте.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов үзенең чыгышында дини гыйлем һәм Коръәнне өйрәнүнең әһәмиятенә тукталды. Ул хөкем ителгәннәргә тәүбәләр итеп, Аллаһы Тәгаләгә якынаеп, башка бу урыннарга эләкмәүләрен теләде. Шулай ук ул мәчетнең 10 еллыгы белән тәбрикләп, конкурсантларга уңышлар теләде.

Бәйгедә катнашучылар Коръәнне яттан уку, карап уку һәм азан әйтүдә ярыштылар. Нәтиҗәдә, җиңүчеләр дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Хөкем ителүчеләр колония, Әлмәт мөхтәсибәте җитәкчелегенә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әлмәт районы мөхтәсибәте мондый конкурсны ел саен оештыра, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.