news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Коръән укучылар бәйгесе узды

Бәйгене Санкт Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең Төньяк башкаласы Җәмигъ мәчетендә Санкт-Петербург Коръән укучылар бәйгесе узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Санкт Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Чараның ачылышында Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөфтие, Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Панчеев бәйгене оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерде, шулай ук Аллаһы Тәгаләдән Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) өммәтен ныгытуда барлык катнашучыларга, ата-аналарга һәм якыннарына исәнлек-саулык теләде.

Бәйгедә Россия Федерациясенең төрле төбәкләре һәм якын чит илләрдән килгән яшь мөселманнар һәм өлкәннәр катнашты.

Мөфти шәех Равил хәзрәт Панчеев шулай ук үсеп килүче буынны ислам традицияләре рухында тәрбияләүнең әһәмиятен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot