news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәккәдә мөселманнарның иң зур мәчетендә дини йолаларны башкару рөхсәт ителде

Согуд Гарәбстаны һәм корольлектә яшәүче мөселманнар өчен Әл-Хәрам мәчете ачылды.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны хакимияте Мәккәдә пандемия сәбәпле җиде ай ябылып торган Әл-Хәрам мәчетендә дин йолаларны башкаруны рөхсәт итте. Бу хакта якшәмбе көнне Согуд Гарәбстанының Al Ekhbariya телеканалына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Мәчет корольлектә яшәүче мөселманнар өчен ачык, дип хәбәр итә канал. Якшәмбе көнне Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм кече хаҗ эшләре буенча министрлыгы кече хаҗ оештыруның икенче фазасы башлануын игълан итте. Изге җирләргә дин тотучыларны кертү мөмкинлеге 30 проценттан 75 процентка кадәр арттырылган. 

1 ноябрьдән чит ил кешеләре дә кече хаҗ кылырга килә ала. Кече хаҗ вакытка бәйле түгел һәм аны елның теләсә кайсы вакытында башкарып була. Кече хаҗ сынау рәвешендә 4 октябрьдән эшли башлады.

Беренче этапта хаҗ кылучыларның гомуми санының 30 проценты күләмендә, ягъни көнгә алты мең кеше хаҗ кыла алды. Икенче фаза гамәлгә кергәннән соң, 18 октябрьдән башлап йөкләнеш 75 процентка кадәр арта (көн саен 15 мең хаҗ кылучы), шул ук вакытта хаҗга элеккечә үк корольлектә яшәүчеләр генә килә ала.

1 ноябрьдән, үткәрү мөмкинлеге 100 процентка кадәр булганда, Согуд Гарәбстаны чит ил сәяхәтчеләре өчен чикләрен ача. Шуннан соң изге урыннарга килүчеләр саны элеккеге масштабларга кайтырга тиеш, ул вакытта Мәккә һәм Мәдинәгә көн саен 20 меңгә якын хаҗ кылучы килгән иде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100