news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин Дәмәшкъ мөфтиенең фаҗигале һәлак булуына бәйле кайгы уртаклашты

Дәмәшкъ мөфтие Мөхәммәд Әднән әл-Әфъюнинең фаҗигале төстә һәлак булган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә кич Дәмәшкъ мөфтие Мөхәммәд Әднән әл-Әфъюнинең фаҗигале төстә һәлак булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу бөтен мөселман өммәте өчен олы кайгы, чөнки шәех хәзерге заманның иң олы ислам галимнәренең берсе иде, дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Без аның белән күп еллар таныш идек, берничә ай элек кенә шалтыратышкан һәм планнар корган идек. Хәзерге минутларда бөтен Сүрия мөселманнары белән тирән хәсрәт хисләре кичерәм һәм мәрхүмнең рухына догалар кылам. Шәех Аллаһының рәхмәтендә булсын», - диде мөфти. 

news_right_1
news_right_2
news_bot