news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Энгельс шәһәрендә «Әбу Хәнифә» мәчетендә өмә узды

Җыештыру бина эчендә дә, мәчет ишегалдында да барды.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Энгельс шәһәрендә «Әбу Хәнифә» мәчетендә өмә узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Әбү Хәнифә» мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкаручы Фәнил хәзрәт Бибарсов хәбәр иткәнчә, өмә барышында мәчет ишегалдын төзелеш чүп-чарыннан арындырганнар һәм территорияне чистартканнар. Җыештыру бина эчендә дә, мәчет ишегалдында да барды.

Кечкенә генә өмә кешеләрнең күбесенә күмәк җомга намазын бергә укырга мөмкинлек бирәчәк, диелгән хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100