news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамаск мөфтие һәлак булу сәбәпле, мөфти Равил Гайнетдин кайгы уртаклашты

Дамаск мөфтие шәех Мөхәммәд Әднән Әл-Әфьюни автомобиленә шартлаткыч җайланма куйганнар.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Дамаск мөфтие шәех Мөхәммәд Әднән Әл-Әфьюни һәлак булу сәбәпле, кайгы уртаклашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләре советы һәм шәхсән үз исемемнән мөфти шәех Мөхәммәд Әднән Әл-Әфьюни һәлак булуга бәйле рәвештә, якыннарының кайгысы уртаклашам. Бу күңелсез хәбәрне тирән кайгы итеп кабул иттек. Аллаһы Тәгалә хөкеменнән башка бер кешене үтерү кешелекне үтерүгә тиң, Россия мөселманнары исеменнән үтерүчегә нәфрәт белдерәбез», — ди мөфти.

Равил Гайнетдин Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең барлык туганнарына һәм якыннарына түземлек һәм сабырлык бирүне сорап дога кылуын әйтә. "Югалту хәсрәтен дөнья мөселман өммәте белән бергә уртаклашабыз», диелгән РФ мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдинның кайгы уртаклашу хәбәрендә.

Дамаск мөфтие шәех Мөхәммәд Әднән Әл-Әфьюни автомобиленә шартлаткыч куйганнар һәм шул шартлаган вакытта мөфти һәлак була. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне, 22 октябрьдә, SANA агентлыгы хәбәр итте. Агентлык мәгълүматы буенча, теракт Сирия башкаласы Кудсия янында булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100