news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр мохтаҗларга гошер сәдакасы җыю акциясенә кушылды

Аз керемле халык өчен продукция җыю белән мөхтәсибәтләр 2017 елдан бирле шөгыльләнә.

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр мохтаҗларга гошер сәдакасы җыю акциясенә кушылды
http://novoshishminsk.ru/

(Яңа Чишмә, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Татарстанда гошер сәдакасы җыю һәм республикада яшәүче мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү буенча традицион акция дәвам итә. Бу акциягә Яңа Чишмә районында яшәүчеләр дә кушылды.

Аз керемле халык өчен продукция җыю белән мөхтәсибәтләр 2017 елдан бирле шөгыльләнә. Теләге булган һәркем шәхси хуҗалыкта җыелган уңышының бер өлешен мәчеткә тапшыра ала. Анда бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган, кишер һ. б. кабул итәләр.

Мохтаҗларга гошер сәдакаларны тарату аларның милләтенә һәм нинди диндә булуына карамастан башкарылачак. Әйтик, мөселман кешесе аз керемлеләргә сезон эчендә җыелган уңышының уннан бер өлешен бирергә тиеш.

Район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов сүзләренчә, гошер сәдакасы җыю сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Хәзер ул районның барлык мәчетләрендә җыела. Чаллы Башы мәчетендә 2,3 тонна продукция җыеп, Яр Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсенә илткәннәр.

«Җыю тәмамланганнан соң продукциянең бер өлешен Картлар йортына, „Ак мәчет“ мәдрәсәсенә бирергә, шулай ук Яңа Чишмәдәге мәдрәсәгә калдырырга да ниятлибез», — диде районның имам-мөхтәсибе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100