news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөслимәләрен «Яшь килен» проектында катнашырга чакыралар

Курслар 12 октябрьдә башлана.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Яшь килен» проектының яңа сезонын башлый. Анда Казан кызлары гына түгел, Россиянең башка төбәк вәкилләре дә катнашырга теләк белдергән.

Курсларда 18 яшь тулган һәм өлкәнрәк мөслимәләр катнаша ала. Проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматында да үткәреләчәк, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Оффлайн-курслар 12 октябрьдә башлана һәм сишәмбе көнне кичке сәгать җиденче яртыдан тугызынчы яртыга кадәр (18:30дан 20:30га кадәр) бара. Курсларга шушы сылтама аша язылырга мөмкин. 

Курс программасына түбәндәгеләр керә: 

  • 5 видео-дәрес: танышу (хитба), никахлар, хокук һәм бурычлар, никах килешүе, талак;
  • 5 тикшерү тестлары;
  • 7 дәрес: хатын-кызлар гаурәте һәм татарларда хиҗаб. Ир белән хатын арасындагы хокуклар һәм туганнар белән мөнәсәбәтләр турында. Хатын-кызлар физиологиясе һәм Исламда контрацепция мәсьәләләре;
  • 3 дәрес: психолог, сексолог, Хәнәфи мәзхәбендә остаз;
  • 2 марафон: сөннәт буенча йорт хуҗалыгын алып бару һәм эмоциональ интеллект;
  • Телеграмда гаилә һәм мәхәббәт турында аятьләр, хәдисләр, цитаталар, риваятьләр тупланган канал;
  • Инстаграмда турыдан-туры эфирлар өчен ябык канал һ. б.

Моннан тыш, курсларда катнашучыларны бүләкләр һәм биш күчтәнәч-очрашу көтә. Мөслимәләр татар гореф-гадәтләре турында сөйләшә, кинозалга һәм фотосессиягә бара, әниләр белән очраша һәм ябылу тантанасында катнаша (алдагы курсларда кызлар атларда йөрде, батут паркында булды һәм табигатьтә очрашты).

Онлайн-курслар да 12 октябрьдә башлана. Онлайн һәм оффлайн курсларның программасы охшаш: очрашулар һәм дәресләр вакытында Инстаграмм социаль челтәрендә ябык каналда турыдан-туры эфирлар була.

«Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла. Шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып, никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100