news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мохтаҗларга гошер сәдакасы таратыла башлады

2021 елның 25 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды гошер сәдакасын тарата башлады.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, яшелчәләрнең беренче партиясен 2 тонна күләмендә Татарстанның Питрәч һәм Алексеевск мөхтәсибәтләре тапшырды. Бәрәңге, кабак, чөгендер, кәбестә, кишер күпбалалы, аз керемле гаиләләр һәм авыру кешеләргә - барлыгы 30 гаиләгә өләшенде. Акция дәвам итә.

Билгеле булганча, Татарстанда Диния Нәзарәте башлангычы белән, гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды һәм 2021 елның 25 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде.

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак.

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100