news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чабаксарда дини йолалар башкару өчен «Болгар» мәчете янында бина ясыйлар

Биредә шәһәр халкы һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләргә мәрхүмнәрне соңгы юлга озату өчен махсус урын булачак.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Чабаксардагы «Болгар» мәчете территориясендә дини йолалар башкару өчен бина төзекләндерелә. 

Республикада яшәүче мөселманнарның теләкләрен истә тотып, Чувашия мөселманнары диния нәзарәте «Болгар» мәчете территориясендәге кечкенә бинаны шәһәр халкы һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләргә дини йолаларны үтәү өчен җиһазландырырга булган. Бу хакта Россия мөселманнарының Дини җыены сайты яза.

Мөселманнар өчен мәрхүмнәрне соңгы юлга лаеклы итеп озату, мәетне юу, хөрмәтләп җеназа намазы уку һәм мөселман зиратында җирләү фарыз гамәл булып санала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100