news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфадагы Ураза бәйрәмендә Зөһрә Сәхәбиева да җырлый
Башкортстан мәчетләрендә һәм мәхлләләрендә быелгы Ураза бәйрәмне дә матур итеп оештыру өчен соңгы әзерлекләр бара
Скопировать ссылку
(Уфа, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә быелгы Ураза бәйрәмне дә матур итеп оештыру өчен соңгы әзерлекләр бара.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкләгән Үзәк диния нәзарәте дә, Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин рәислегендәге Башкортстан мөселманнары мөфтияте дә Рамазан ае тәмамлану уңаеннан күп чаралар уздырачак.
Уфадагы “Ихлас” мәчете дә быелгы Ураза бәйрәмне, һәр елдагыча, зурлап билгеләргә җыена. Имам-хатыйп Мөхәммәт хәзрәт Галләмов әйтүенчә, быелгы изге бәйрәмне алар 30 сентябрь көнне Уфада былтыр гына төзелеп беткән мәһабәт “Конгресс-холл” бинасында билгеләячәк.
“Мәдәни-дини программабыз бик бай була, - ди Мөхәммәт хәзрәт. – Вәгазьләр тыңлаганнан соң, матур тамаша да тәкъдим ителәчәк. Анда “Ихлас” мәчетенең “Иляһилар” төркеме дә, Башкортстанның күренекле сәнгать осталары да чыгыш ясый. Казаннан бу бәйрәм чарасына танылган җырчыбыз Зөһрә Сәхәбиеваны чакырдык. Ул башка елларны да килә иде безгә. Быел да шатланып риза булды. Бәйрәмебездә үзенең матур җырларын, мөнәҗәтләрен башкарачак ул”.
Рамазан аенда гына да Башкортстанда дистәгә якын яңа мәчет ачылды. Ураза бәйрәмгә туры китереп тагын берничә мәчетне тантаналы төстә ачу көтеләчәген әйтте баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot