news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсендә дин әһелләре һәм мөселман активистларына Рәхмәт хатлары бирделәр

Рәхмәт хатларына яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, ислам мәдәни традицияләрен таратуда актив өлеш керткән кешеләр лаек булды.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Төмән шәһәре һәм Төмән районы мөселман эшлеклеләре Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Милләтләр эше комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителгәнчә, мөселман яшьләренә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә һәм актив дини эшчәнлек алып баруда катнашканы өчен Төмән шәһәренең имам-хатыйбы, «Яңавыл» җирле мөселман дини оешмасы рәисе Әмир хәзрәт Галиевка  Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Өлкә мөселманнары дини оешмаларына ярдәм күрсәткәннәре өчен Рәхмәт хатын мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков төбәктә танылган меценат Ревал Хөснетдиновка тапшырды.

Милләтләр эшләре буенча комитетның Рәхмәт хатлары яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, ислам мәдәни традицияләрен таратуда, Төмән өлкәсендә конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән шәхси өлеше һәм озак еллар дини эшчәнлек алып барган өчен Милләтләр эшләре буенча комитетның бүлек җитәкчесе Инна Ермачкова бүләкләнде.

Төмән районы Андреевск җирле мөселман дини оешмасы рәисе Хамсә хәзрәт Камаловка һәм Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзәрәтенең Ислам агарту үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Йосыпов та бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100