news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Болгарда егетләр өчен Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башлана

Чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижевск, Мәскәү, Самара, Берлин шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр киләчәк.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 24-31 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә егетләр өчен уникенче тапкыр мөселман яшьләре форумы була.

Форум 18-30 яшьләрдәге 100 яшь кеше катнашында «Болгар» музей-тыюлыгы палаткалы шәһәрчегендә узачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижевск, Мәскәү, Самара, Берлин шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр киләчәк.

Алар җиде көн дәвамында остазларның кызыклы лекцияләрен тыңлаячак, мастер-классларда, интеллектуаль уеннарда, тренингларда, семинарларда катнаша, хәзерге заман мөгаммәләтен һәм ислам финансларын үзләштерәчәк.

Форумның төп спикеры — ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, Россия Ислам институты укытучысы, гакыйдә, Хәнәфи фикһы буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд хәзрәт Әбү Яхъя.

Форумда катнашучылар алдында шулай ук «Ак Барс Капитал» компаниясенең этик финанслар инструментлары идарәсе башлыгы Руслан Хәлиуллин чыгыш ясаячак. Теоретик материаллар айкидо һәм капоэйр, кылыч белән эш итү осталыгы буенча дәресләр белән үрелеп бара.

Чара Ислам дине аша мөселманга хас булырга тиешле берничә «үзле» сыйфатны — үз юлыңны таба белү (һөнәр сайлауда, гаиләдә, җәмгыятьтә, иҗатта), үз-үзеңне үстерү, үзаңлы булу, үз-үзеңне бәяли белү, үз-үзеңне хөрмәт итү, үзеңне кулда тоту кебек яхшы гадәтләрне үзләрендә тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100