news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә республикада бердәнбер Хәләл үзәк төзелә

Яңа үзәктә кибет, конференц-зал, кунакханә дә булачак.

Мөслимдә республикада бердәнбер Хәләл үзәк төзелә
http://muslumirc.ru

(Мөслим, 23 июнь, «Татар-информ», «Авыл утлары», Әлфинур Ногманова). Мөслимдәге «Җәмигъ» мәчетенә якын гына урында «Мөслим хәләл» үзәге төзелә. Ике катлы мәһабәт үзәктә хәләл азык-төлек һәм мөселман киемнәре кибетләре урын алачак, хәләл кафе эшләячәк. Җыелышлар үткәрү, никахлашу, исем кушу тантаналары өчен конференц-зал, дин гыйлеме алу өчен класслар, кунакханә булачак. Бу турыда Мөслим районы имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов хәбәр итә.

Төзүчеләр фасад эшләрен төгәлләп килә. Аннары эчке эшләрне башларга уйлыйлар. Бүлмәләрне бүләсе, җылылык һәм канализация системасын, су һәм электр челтәрләрен эшлисе бар. Икенче катта аш бүлмәсе, кулинария урнашачак. Мәҗлесләр үткәрү өчен зур зал да шунда булачак.

 «Мост» җәмгыяте эшчеләре хәләл үзәк территориясен төзекләндерүгә, юллар һәм парковка ясауга җәлеп ителгән.

«Мөслим мөселманнарын үзенә җыеп, туплап торучы үзәк булсын иде», — ди төзүче Айдар Салихов.

«Мөслим хәләл» үзәге — әлегә республикада бердәнбер. Әллә каян балкып торучы заманча бу бина мөселманнарны җыеп, туплап торучы үзәк булыр, иншаАллаһ", - диде Расыйх хәзрәт. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100