news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәккәдә һәм Мәдинәдә хаҗны чит илләрдән килгән хаҗилар өчен кире кактылар

Согуд Гарәбстаны гарәп илләре арасында Covid-19 авыручылар саны буенча беренче урында тора.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстаны, Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында, чит илләрдән килгән хаҗилар өчен быел Мәккә һәм Мәдинәдә ислам диненең изге урыннарына хаҗны чит илләрдән килгән хаҗ кылучылар өчен кире какты. Бу турыда Sky News Arabia спутник каналына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Хаҗ илдә яшәүче төрле милләттән булган бик аз санлы хаҗилар катнашында узачак», — диелә хәбәрдә.

Согуд Гарәбстаны гарәп илләре арасында Covid-19 авыручылар саны буенча беренче урында тора. Бүгенге көндә илдә 161 мең чир йоктыручы ачыкланган.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, быел Татарстаннан хаҗ кылучылар өчен 1,8 мең урын дәрәҗәсендә хаҗ квотасы сакланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100