Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй “Нур” мәчетендә көн дә ифтарлар үткәрелә
Мәчеткә Төркиядән килгән Коръән хафиз тәрафих намазлары башкара
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). “Нур” мәчетендә Рамазан шәриф ае башланганнан бирле ифтарлар уза. Аңа ит белән район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов булышлык күрсәтте. Химаячеләр, шәһәр халкы исә бу айда азыклата, акчалата да ярдәм итә. Ифтарларга шактый зәйле йөри.
Агымдагы елда да мәчеткә Төркиядән Коръән хафиз килде. Ул бер ай буе Коръән сурәләре укый, тәравих намазлары башкара, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз