news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә төбәкара Коръән укучылар бәйгесе узды

Конкурста 17 төбәктән килгән 42 вәкил катнашты.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Пермьдә VIII Изге Коръәнне укучылар төбәкара бәйгесе узды.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 17 төбәктән килгән 42 вәкил, үз осталыклары һәм белемнәре белән, Изге Коръәнне укучылар мәктәбенең ел саен ныгуын һәм яңа талантлар белән баюын раслады.

Бәйгедә катнашучыларны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Мөнир хәзрәт Беюсов сәламләде. Мөнир хәзрәт РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең инде күп еллар дәвамында коръәнхафизлар әзерләү һәм шундый чаралар үткәрү, Коръән укуны популярлаштыруга гаять зур игътибар бирүен билгеләп үтте.

«Чынлыкта, Коръәнне өйрәнү, традицион ислам белемен тарату мөселман мәдәниятенең аерылгысыз өлеше, аларның яшәү рәвеше булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән: «Коръәнне укыгыз! Изге китап кыямәт көнендә яклаучыбыз булачак!» Әлеге бәйге Пермь шәһәре өчен менә дигән өстәмә һәм бизәк булыр дип ышанам. Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәтенең инде берничә ел дәвамында Коръән укучылар бәйгесен үткәрүен дә искәртәсем килә».

Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илһам хәзрәт Бибарсов әлеге конкурсның Россия дини тәгълиматының иң яхшы традицияләрен дәвам итүен, коръәнхафизлар әзерләү сыйфатын раславын билгеләп үтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100