news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мәчетләре хезмәткәрләре мохтаҗларга азык-төлек тарата

Быел фитыр сәдакасы арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем белән исәпләгәндә — 600 сум.

Түбән Кама мәчетләре хезмәткәрләре мохтаҗларга азык-төлек тарата
http://tat.e-nkama.ru/news/2534/87792/

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүчеләрнең күпчелеге фитыр сәдакасын мәчеткә тапшыра, мәчет хезмәткәрләре исә җыелган суммадан мохтаҗларга азык-төлек тарата. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мәчеттәге махсус төркем Ураза гаетенә кадәр азык-төлек җыелмаларын шәһәр һәм район буенча таратып өлгерү өчен тырыша.

Быел Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы карары нигезендә, фитыр сәдакасы арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем белән исәпләгәндә — 600 сум. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ураза тота алмаучылар өчен фидия сәдакасы күләме — көненә 200 сум.


news_right_1
news_right_2
news_bot