news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның төзелеп бетмәгән «Әл-Рәхим» мәчетендә җомга намазы укыганнар

Җәмигъ мәчетендә эшләрнең яртысы инде тәмамланган.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендә төзелеп бетмәгән «Әл-Рәхим» Җәмигъ мәчетендә мөселманнарны җомга намазына чакырып, беренче тапкыр азат әйттеләр. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур хәзрәт Биргалин вәгазьне Рамазан аена һәм изге гамәлләргә багышлады. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Дөнья һәм мәңгелек арасындагы баланс мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Һәм бу изге айда без куелган өстенлекләрнең дөреслегенә тагын бер кат инанырга тиеш», — диде республика мөфтие.

Айнур хәзрәт Биргалин искәрткәнчә, Җәмигъ мәчетендә эшләрнең яртысы инде тәмамланган. Ул аны төзүгә көч куючыларны исенә төшерде.

«Әр-Рәхим» мәчетендә эшләр тулысынча төгәлләнгәч намазга йөри башлаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100