news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда тәҗвидтән видеодәресләр бирә башлый

Галимнәр фикеренчә, Коръәнне тәҗвидтән башка укыган кеше гөнаһлы санала.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда социаль челтәрләрдә Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре — тәҗвид буенча видеодәресләрне башлап җибәрә. Хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин.

«Коръән укуның бөек гыйбадәт икәнлеген истән чыгармаска кирәк. Аллаһ Илчесе ﷺ: „Кыямәт көнендә Коръән шәфәгать күрсәткән кеше бу көнне котылачак. Бу шәфәгать кеше Җәһәннәмнән котылып калырга мөмкинлек бирәчәк“, диелә. Шулай ук Пәйгамбәребез ﷺ Коръәнне тәҗвидтән башка укуны тыйган», диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.

Галимнәр фикеренчә, Коръәнне тәҗвидтән башка укыган кеше гөнаһлы санала. Чөнки Аллаһ Коръәнне тәҗвид белән иңдерде, һәм ул безгә дә килеп җитте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100