news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте намаз вакытларында үзгәрешләр булуы турында кисәтә

Ел саен май аеннан башлап ястү намазы башлануның һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.

Диния нәзарәте намаз вакытларында үзгәрешләр булуы турында кисәтә
http://dumrt.ru

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәте намаз вакытларында үзгәрешләр булуы турында кисәтә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ел саен, май аеннан башлап (Казан өчен 5 майдан) һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла. Шуңа бәйле рәвештә ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый.

«ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Бу карар Голамәләр шурасы тарафыннан ТР календарьләре өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде», диелгән хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100