news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә балалар өчен Коръән бәйгесе оештырыла

Бәйгедә 5 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Изге Рамазан ае алдыннан Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам көллияте белән берлектә Коръән бәйгесе үткәрә.

Бәйге 5 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар арасында уза, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында.

Коръән бәйгесе 5-8 яшьлек, 5-11 һәм 12-15 яшьлек балалар арасында була һәм биш номинациядә уза.  

Кызлар өчен бәйге 10 апрельдә иртәнге сәгать унда, малайлар өчен 11 апрельдә шулай ук сәгать унда башлана. Дини чара Ислам көллиятендә узачак. Гаризалар кабул ителә, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100