news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел ураза башлану һәм тәмамлану көне, фидия һәм фитыр сәдакасе күләме билгеләнде

Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы 2021 елда якынлашып килүче Рамазан-шәриф аен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр буенча карарлар чыгарды.

Быел ураза башлану һәм тәмамлану көне, фидия һәм фитыр сәдакасе күләме билгеләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 22 мартта Татарстан Диния нәзарәтендә Голәмәләр һәм Казыйлар шурасының киңәйтелгән утырышында хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытын, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санын, фидия һәм фитыр сәдакаләре күләмен билгеләде.

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, 13 апрельдә — уразаның беренче көне, 12 майда — уразаның соңгы көне. 12 апрельдә — беренче тәравих намазы, 13 майда — Ураза бәйрәме була.

Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят түләү өчен нисабны 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча).

Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 700 сум.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Тәравих намазы 20 рәкәгать укыла. Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында нәзарәт өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.



Фидия. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия — ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр. Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗиб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш.

Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100