news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районы мөхтәсибәте«Азан-2021» бәйгесен үткәрде

Катнашучыларның иң кечкенәсенә 6 яшь, ә иң өлкәненә 86 яшь иде.

Бөгелмә районы мөхтәсибәте«Азан-2021» бәйгесен үткәрде
https://tatar-congress.org/

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш казыяте мәчетләре арасында «Азан-2021» бәйгесен үткәрде.

Бөгелмә Үзәк мәчетендә узган әлеге бәйге балалар һәм олылар арасында Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды һәм катнашучыларның татар мәкаме белән азан әйтүләре белән аерылып торды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азан әйтү ярышында Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Ютазы районнарыннан 50 конкурсант катнашты. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 6 яшь, ә иң өлкәненә 86 яшь иде.

Традицион рәвештә Коръән аятьләре укылып, бәйге башланып китте. Жюри катнашучыларның дикциясенә, азан текстын яңгыратуына, көйләү аһәңенә, костюмының бәйге асылына туры килү-килмәвенә карап, бәя бирде.

7-18 яшьлекләр арасында I һәм II урыннарны Карабаштан Абдулла Нәфиков һәм Исмәгыйль Зәйдуллин бүлеште, III урынны Бөгелмәдән Айдар Вәлиуллин алды. 19-40 яшьлекләр арасында I урынга Азнакайдан Вәлиулла Галимов лаек булды, II һәм III урыннарны Лениногорскидан Булат Рәүпов һәм Ришат Сафин бүлеште.

41 яшьлек катнашучылар арасында Лениногорскидан Фәрхәт Шәйхетдинов I урын алды, II һәм III урыннарны Бөгелмәдән Габдерәшит Мингалиев һәм Равил Билданов бүлеште. Призерларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бәйге дога кылу һәм төшке аш белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100