news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие КФУда лекцияләр циклын башлады

Катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк.

Татарстан мөфтие КФУда лекцияләр циклын башлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм Ислам мәгарифе үсеше буенча Ресурс үзәгендә  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ислам интеллектуаль мирасы һәм Татарстан өммәте” темасына лекцияләр курсын ачып җибәрде. 2018 елның 23 мартында хәзрәтнең беренче чыгышы “Имам Раббаниның рухи мирасы” турында иде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә җиткерелә.

Лекцияләр ел дәвамында узачак һәм өч модульдән торачак: “Язма мирас, Коръән-Кәримне өйрәнү һәм бастыру тарихы”, “Әһле сөннәт вәл-җәмәгать өйрәтмәләре”, “Хәнәфи фикъһе”. Лекторий өчен темалар билгеләгәндә, татар галимнәренең ислам дине фикере үсешенә керткән өлешенә зур игътибар биреләчәк.

Лекцияләр һәр җомгада 18.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 1/55 адресы буенча КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты бинасында узачак. Катнашу өчен онлайн-теркәлү узарга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot