news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәфигулла хәзрәт Аширов коронавирус йоктыру сәбәпле хастаханәдә ята

Улы сүзләренчә, хәзрәтнең үпкәләренең яртысы диярлек зарарланган.

Нәфигулла хәзрәт Аширов коронавирус йоктыру сәбәпле хастаханәдә ята
http://dumrf.ru/

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Росси мөселманнары Диния нәзарәте пленумы әгъзасы Нәфигулла хәзрәт Аширов коронавирус авыруы белән хастаханәдә ята.

«Ул биш көн инде хастаханәдә. Анализлар коронавирус булуын күрсәтте. Биш көн элек КТ ясаганнар иде — ике яклы пневмония. Үпкәләре 50 процентка зарарланган. Бүген тагын КТ ясадылар, мәгълүмат юк әле. Аны дәвалыйлар, әлегә үзгәрешләр юк», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә хәзрәтнең улы Юныс Аширов.

Юныс Аширов сүзләренчә, Мәскәүдәге туганнары арасында да коронавирус белән авыручылар бар. Аларда авыру җиңел формада үтә, өйдә генә дәваланалар.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Нафигулла хәзрәт Аширов, авыруны җиңеп чыгып, тулысынча терелсен өчен дога кыла. Бу турыда РФ мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

«Нәфигулла Аширов „коронавируслы пневмония“ диагнозы белән авыр хәлдә башкаланың бер хастаханәсенә салынган. Ул авыр хәлдә», — диелә бу хәбәрдә.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте пленумы әгъзалары — Россия төбәкләрендәге күп кенә үзәкләштерелгән һәм җирле дини оешмалар җитәкчеләре дә теләкләрен җиткергәннәр. Хәзрәтнең сәламәтләнүен, дини эшчәнлеккә һәм рухи-әхлакый остазлыкка кайтуын теләп дога кылганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100