news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан итте

Мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру максаты куйган.

Диния нәзарәте 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан итте
dumrt.ru

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Диния Нәзарәте 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышында имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар бертавыштан 2020 елны Туган тел елы дип игълан итәргә карар чыгарды.

Мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100