news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә эшләми торган көннәрдә һәм изоляция чорында мәчетләрнең эш тәртибе билгеле

Гыйбадәт кылу залларында санитар эшкәртү оештырылачак, битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәүне контрольдә тоту катгыйланачак.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Җәмигъ, Тарихи һәм Мемориаль мәчетләре эшләми торган көннәр һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында дин тотучыларны кабул итүне дәвам итәчәк һәм эшләячәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Шул ук вакытта гыйбадәт кылу залларында санитар эшкәртү оештырылачак, битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәүне контрольдә тоту катгыйлана.

Имамнар вакцинация һәм санитария чараларын үтәү мөһимлеге турында аңлатуны дәвам итә.

«22 октябрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә җомга намазы штатлы режимда узды, шул ук вакытта дин әһелләре тарафыннан аңлату эшләренә игътибар артты», — дип хәбәр итте РФ Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Фәттахетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100