news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча курслар башлана

Быел бушлай дәресләр республиканың 700дән артык мәчетендә үткәреләчәк.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Быел бушлай дәресләр республиканың 700дән артык мәчетендә үткәреләчәк. Курсларга 25 меңләп тыңлаучы йөрер дип көтелә. Аларга 1500гә якын мөгаллим дини белем бирәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дини тәрбия программасы 3 елга исәпләнгән. Дәресләр, нигездә, ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты, кагыйдә буларак, тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Курсларның күпчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым укыту каралган.

Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда белем бирү эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган «Дини тәрбия» бердәм программасы буенча алып барыла. Әлеге программа заман таләпләрен исәпкә алып һәрдаим камилләштерелеп торыла.

Биредә «Әдәп-әхлак», «Гакыйдә», «Тәҗвид», «Коръән», «Фикъһе», «Сира», «Гарәп теленең башлангыч курсы» була. Моннан тыш, кайбер мәхәлләләрдә хәдис, Ислам тарихы, Пәйгамбәрләр тарихы, иске татар теле һәм башклар буенча өстәмә дәресләр үткәрелә. Мөгаллимнәр шулай ук төп дини йолалар (исем кушу, никах, җеназа һ.б.) турында беренчел мәгълүмат бирә.

Мәчетләр каршындагы курсларда «Дини тәрбия» программасы буенча бердәм уку әсбабы – «Ислам дине нигезләре» китабы гакыйдә, фикъһ (ислам хокукы), ислам тарихы һәм әхлак кебек мөһим бүлекләрдән тора. Гакыйдә өлешенә караган барлык темалар Әбү Хәнифә мәзһәбе һәм Әл-Матуриди юнәлешенә нигезләнеп аңлатыла.

«Казан нуры» мәчете каршындагы «Шамил» мәдрәсәсендә «Ислам дине һәм гарәп теле нигезләре» буенча курслар онлайн форматта да уздырыла. Дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә 18.00-20.00 сәгатьләрдә ZOOM платформасында үткәрелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100