Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәчеттә вәгазьләр русча да яңгырый
Мәчеттә вәгазьләр русча да яңгырый
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Уфа, 21 июль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәрендәге Әл Фатиха мәчете башка урыннарда сирәк очрый торган яңалык кертте. Биредә хәзер вәгазьләрне рус телендә дә сөйләү һәм төрле гыйбадәтләрне дә русча аңлатып бирү гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге башлангыч бары тик изге нияттән генә – татарча белмәгән милләттәшләребезгә динебез Исламга тартылуда булышлык итү өчен эшләнә.
Әл Фатиха мәчете елдан-ел күбрәк мөэмин-мөселманнарны үзенә җәлеп итә. Моның сәбәбе бик гади: биредә дини эшчәнлекнең яңадан-яңа кызыклы юнәлешләрен табалар. Шуңа да мәчеткә соңгы елларда өлкәннәр генә түгел, ә яшьләр дә күпләп тартыла.
Туймазы мәчете каршында имамнар әзерли торган бер еллык курслар да эшли башлады. Анда шәкертләргә төпле белем бирерлек мөгаллимнәр тупланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз