Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Диния нәзарәте мохтаҗларга 25 тоннадан артык корбан ите таратты
Аз керемле гаиләләрне корбан ите белән тәэмин итүгә юнәлтелгән әлеге чара кысаларында гает күчтәнәчен мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды С. Садыйкова ур., 6 йорт адресы буенча таратыла.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Корбан бәйрәменең өченче көне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Мохтаҗларны ашат» хәйрия акциясе белән дәвам итә. Диния нәзарәте быел мохтаҗларга һәм социаль учреждениеләргә 25 тоннадан артык корбан ите таратты.
Нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гает көннәрендә мөфтияттән корбан ите алучылар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, авырулар, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкәннәр, шулай ук социаль оешмалар, дини уку йортлары һәм төзәтү колонияләре бар. Корбан ите мохтаҗларга «Зәкят» фондында килгән гаризалар һәм аз керемлелекне исбатлаучы документлар нигезендә тапшырыла.
Кичә корбан сарыкларының ите 760 мохтаҗ кешегә таратылды, бүген 182 гаиләгә биреләчәк. Шул рәвешле, 3 көн эчендә корбан ите белән 1742 аз керемле гаиләне тәэмин итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз