news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхтәсибәтләрдә гает уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре һәм Корбан-туйлар уза

Бәйрәмнәр бу ял көннәрендә дә узачак.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татарстан район һәм шәһәрләрендә Корбан гаете уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре уза. Диния Нәзарәте мөхтәсибәтләре аларны парклар һәм мәчетләр янында оештыра.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәмнәре Казан, Лениногорск, Әлмәт, Мөслим, Әлки, Чирмешән, Кукмара, Алабуга, Менделеев мөхтәсибәтләрендә үтте. Балтач, Мамадыш, Чүпрәле, Баулы, Балык бистәсе районнарында зур чаралар әле якынлашып килүче ял көннәрендә үтәчәк.

20 июльдә Мөслимдә «Кояшлы Ык» ял паркында Коръән укып, Корбан бәйрәме чаралары үтте. Программа буенча балалар чыгышлары, котлаулар булды. Ир-атлар көрәш, аркан тарту, кул көрәше кебек ярышларда көч сынашты. Ханымнар чүлмәк ватты, бәрәңге чистартты, викторина вакытында гыйлемнәрен тикшерде. Малайлар һәм кыз балалар өчен кызыклы уеннар уздырылды. Килгән кунаклар корбан итеннән пешерелгән пылау һәм карабодай белән сыйлана алды. 

21 июль көнне Алабуга Җәмигъ мәчетендә Корбан гаетенә багышланган гаилә бәйрәме үткәрелде. Әлеге чарада балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уеннар, конкурслар әзерләнгән иде.

Менделеев шәһәрендә «Корбан-туй» дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Уеннарны Тойма, Песәй авыллары мәдәният хезмәткәрләре оештырды, Менделеев шәһәре музее тәмле чәй һәм бәлешләр белән сыйлады.

24 июль көнне Мамадыш районы Яңа Комазан авылында район мөселман сабантуе, 25 июльдә Баулы шәһәренең «Нефтьче» стадионында шәһәркүләм бәйрәм, Балык бистәсе районы Тәберде Чаллы авылында гаилә бәйрәме, Балтач районы Бөрбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабантуе узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100