Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сәфәр» мәчете тиздән файдалануга тапшырылачак
«Сәфәр» мәчете тиздән файдалануга тапшырылачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Уфа, 22 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфа халыкара аэропорты янында ике ел элек нигез ташлары салынган «Сәфәр» мәчете тиздән файдалануга тапшырылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә мәчетнең имам-хатибы Морат хәзрәт Хәмидулла хәбәр итте. «Аллаһ йортыбызның эчендә кайбер бизәкләү эшләре тәмамлануга без аны тантаналы төстә ачачакбыз, – ди Морат хәзрәт. – Бу бәйрәмгә Башкортстаннан гына түгел, башка күрше төбәкләрдән дә күп кунаклар киләчәк».
«Сәфәр» мәчетен нәкъ менә Уфа халыкара аэропорты янында төзү ихтыяҗы күп еллар элек үк туган иде. Ни өчен дигәндә, Башкортстанга һава юлы белән илнең һәм дөньяның төрле төбәкләреннән мөэмин-мөселманнар теге яки бу эш белән дә, кунакка да күп килә. Аларның кайберләре дини гыйбадәтләребезне җиренә җиткереп үти торган була. Ә Уфа һава аланында очкычтан килеп төшкәч, йә аны көтеп торганда, дин кардәшләребезгә шәригать кушкан шартларны үтәү өчен, моңарчы мөмкинлекләр бөтенләй дә юк иде. «Сәфәр» мәчете файдалануга тапшырылу белән, бу проблема тулысынча хәл ителер, дип көтелә.
Уфа һава аланы янындагы мәчет бинасы ачылу белән мондагы төзелеш эшләре тәмамланмый әле. Биредә тулы бер комплекс булачагы мәгълүм. Мәчет янында мәдрәсә дә, китапханә дә, кирәк-ярак, азык-төлек, яшелчәләр саклау өчен келәтләр дә төзеләчәк. Шулай итеп Уфа һава аланының «Сәфәр» мәчете биналары, күп кенә гарәп һәм мөселман илләрендәге кебек үк, заманча матур итеп төзелгән шәһәрчекне хәтерләтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз