news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында Ураза гаетенең трансляциясе узачак

Трансляция «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында 24 майда 6.30 сәгатьтә башлана.

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында Ураза гаетенең трансляциясе узачак

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында Ураза гаетенең трансляциясе узачак. Трансляция Коръән уку белән башлана, шуннан соң иртәнге 7дә дин тотучыларга Live форматында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь белән мөрәҗәгать итәчәк.

«Агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, без гает көнне Казанның Гали мәчетеннән туры эфирда бәйрәм вәгазе белән генә чикләнергә мәҗбүр – республиканың башка мәчетләрендә гает үткәрелмәячәк. Трансляция «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында якшәмбе көнне 6.30 сәгатьтә башлана. Гает намазына килгәндә, хәнәфи мәзһәбе буенча ул ваҗиб санала, аны үткәрү өчен билгеле бер шартлар бар: ул күмәк рәвештә укыла. Бүгенге шартларда без мәчетләрдә халыкны җыя алмыйбыз, шунлыктан гает намазы укылмаячак», - дип белдерде ул.

Киңәшмәдә мөхтәсибләр фитр сәдакасы кабул итү һәм өләшү тәртибе белән дә кызыксынды. Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга тарату өчен фитр сәдакасын онлайн-режимында кабул итә. Фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме билгеләнгән, ул көмеш белән 22 мең сумга тигез. Фитр сәдакасының күләме арпа белән исәпләгәндә – 100, йөзем белән исәпләгәндә 600 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100