«Ярдәм» мәчете янындагы мәйданда «Гаилә бәйрәме» дигән хәйрия чарасы була

Чарага ятимнәр һәм инвалид балалар да чакырыла, дип белдерә аны оештыручылар

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә 9.30да Казанның «Ярдәм» мәчете янындагы мәйданда «Гаилә бәйрәме» дигән хәйрия чарасы була. Аны «Иман йорты» мөселман яшьләре клубы оештыра. Сәгать 12.00гә кадәр дәвам иттереләчәк чарада теләгән һәркем катнаша ала. Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театры “Светофорда кунакта” спектаклен күрсәтәчәк.

Бәйрәм ачылу тантанасы концерт белән башланып китәчәк һәм берничә мәйданда дәвам иттереләчәк. Шуларның берсендә балалар өчен мастер-класслар оештырыла, өлкәннәр өчен хәйрия ярминкәсе була. Икенче мәйданда спорт ярышлары, конкурслар, ахырдан – ир-егетләр өчен футбол оештырыла. Өченче мәйданчык балалар ижаты өчен махсус бүленеп бирелә: биредә алар акбур белән асфальтка рәсемнәр ясый. Иҗат җимешләренең арада иң матуры истәлекле бүләккә ия булачак.

Чарада шулай ук шарлар, «баллы мамык», пылау таратылачак. Хатын-кызлар үзләренең куларына кына белән матур рәсемнәр төшертә алачак. Аниматорлар - әкият геройлары балаларның кәефен күтәреп, алар белән фотога төшәчәк. Шулай ук аквагрим ясау да күздә тотыла. Әлеге бәйрәм катнашучы балаларның сәхнәдә чыгышлары – үз сәләтләрен күрсәтү белән тәмамланачак.

«Гаилә бәйрәме» хәйрия максатларында оештырыла, шуңа күрә, бер генә әйбернең дә бәясе күрсәтелмәячәк. Теләүчеләр үз сәдакаларын махсус тартмаларга салып калдыра алачак. Чарага ятимнәр һәм инвалид балалар да чакырыла, дип “Татар-информ” агентылыгы аша игълан итә “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре.