Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кисловодскида Үзәк мәчет янында «Рамазан чатыры» ачылды
Быел Рамазан ае 12 майга кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Кисловодскида Үзәк мәчет янында «Рамазан чатыры» урнаштырылды, анда изге ай ахырына кадәр дин тотучылар ифтарга җыела. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
«Ифтарлар социаль дистанцияне үтәп, ачык һавада уза», диелә хәбәрдә.
Ифтарларга ризык китерүне хәйриячеләр тәэмин итә, алар төрле ризыклар, шул исәптән милли ашлар белән дә сөендерергә тырыша. Ифтар ашларында хатын-кызлар да катнаша ала.
Кисловодск шәһәре имамы Әслан-Хаҗи Шаманов билгеләп үткәнчә, кичке ифтарлар шәһәрнең үзәк мәчетендә генә түгел, ә өч бистәдә дә уза. Быел Рамазан ае 12 майга кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз