news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Балык Бистәсе Олы Елга авылы мәчетен Вологдага реставрацияләргә алып китәләр
Бу җитди эшкә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган архитектор, төзелеш сәнгате һәйкәлләрен реставрацияләүче Александр Попов алынган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

rsloboda-rt.ru/
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Илгиз Җамалиев). Балык Бистәсе районы Олы Елга авылының гына түгел бөтен районның бизәге булган мәчетне соңгы нергәсенә кадәр сүтеп, мең чакырымнан артык ераклыкта урнашкан Вологда өлкәсенә алып китеп реставрацияләчәкләр. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Бу җитди эшкә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган архитектор, төзелеш сәнгате һәйкәлләрен реставрацияләүче, архитектура өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов алынган.
Биредә эшләр гыйнвар аенда башланган. Бүгенге көндә түбәсен сүтеп манарасын төшергәннәр инде. Узган пәнҗешәмбе көнне Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты мәчеттәге эшләр барышы белән таныштыру максатыннан масса-күләм мәгълүмат чаралары өчен пресс-тур уздырды.
Чарага шулай ук Казан төзелеш көллияте студентлары да чакырылган иде. Александр Попов алар өчен мастер класс уздырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot