news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЛНР имамнары Украина мөселманнары Диния нәзарәте составыннан чыгу турында игълан итте

Донбасстагы конфликт вакытында Җәмигъ мәчете бинасы зыян күргән.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Луганск халык республикасы (ЛНР) мөселманнарының дини лидерлары Украина мөселманнарының Диния нәзарәте составыннан чыгуы турында игълан итте. Бу хакта карар кичә имамнар советында кабул ителде. Имамнар шулай ук Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенә аларны үз идарәләренә кабул итүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу турыда НТВ хәбәр итә.

«Дини лидер Исмаиловның Россиядә хәрби хәрәкәтләр башларга яки хакимиятне бәреп төшерүгә бәйле чакыруы сәбәпле, без Украина Диния нәзарәте белән барлык мөнәсәбәтләрне өзәбез дип хәл иттек, ягъни без аның чакыруларын хупламыйбыз», - диде Луганск Җәмигъ мәчете имамы Эльдар Гамбаров.

Гамбаров сүзләренчә, ЛНР мөселманнары Россия мөселманнары Диния нәзарәте белән бердәмлектә булырга тели. Имамнар советы Луганск Җәмигъ мәчетендә узды. Анда Имамнар советы Луганск Халык Республикасының барлык зур шәһәрләренең дини җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

Донбасстагы конфликт вакытында мәчет бинасы нык зыян күргән.

24 февраль иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга видеомөрәҗәгатьтә Украинада махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте. Көнбатыш илләре операцияне гаепләде һәм Россиягә каршы санкцияләрне катгыйландыра башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100