news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар өчен «Мөслим» бөтенроссия җәйге ял сменаларын тәкъдим итү башланды

2020 елда малайлар өчен бөтенроссия сменасы 26 июньнән 16 июльгә кадәр узачак, ә кызлар лагерьда 18 июльдән 7 августка кадәр ял итә алачак.

(Казан, 22 февраль , «Татар-информ»). Саратов өлкәсендә «Зеркальный» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында уза торган «Мөслим» Бөтенроссия сменасын тәкъдим итү кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар башланды.Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

2020 елда малайлар өчен Бөтенроссия сменасы 26 июньнән 16 июльгә кадәр узачак, ә кызлар лагерьда 18 июльдән 7 августка кадәр ял итә алачак.

Биредә 8 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар җыела. 31 мартка кадәр юлламага 50 процет ташлама гамәлдә.Пр

езентацияләр Энгельс, Ивантеевск һәм Балашов районнарында узды инде. Шулай ук Вольск, Дергач, Хвалынск, Ровнск, Маркс, Аткарск һәм Саратовта очрашулар планлаштырылган.

Презентация барышында мөселман сменасының өлкән әйдаманы Али Моратов лагерь турында видеороликлар күрсәтә, балаларның яшәү шартлары һәм ял итү программасы турында сөйли.

Лагерьда балаларның ялын оештыру буенча барлык кызыксындырган сорауларны 8-929-777-28-69, 8-927-112-59-59 телефоннары аша бирергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100