Әл-Ихлас мәчетенең исеме Миргазыян дип үзгәртелгән

Әлегә аның рәсми ачылышы кайчан булачагы билгеле түгел.

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казандагы элеккеге “Әл-Ихлас” мәчете быел ачылырга мөмкин. Әмма ул хәзер “Миргазыян” мәчете дип аталып йөртеләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Әлеге мәчеттә җомгадан тыш барлык намазлар да укыла. Әмма әлегә барлык документлар да әзер түгел, шуңа да аны рәсми рәвештә ачып булмый”, - диде Камил хәзрәт.