news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Советында Ростов-Дон мәчетен кире мөселманнарга кайтару турында сөйләштеләр

Мөфти шәех Равил Гайнетдин тарихи мәчет бинасының, мөселманнарның күп еллык сорауларына карамастан, джаз мәктәбенә бирелү проблемасын әйтте.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин бүген Россия Федерациясе Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советы утырышында чыгыш ясады.

Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул анда Ростов-Дондагы тарихи мәчет бинасының, мөселманнарның күп еллык сорауларына карамастан, джаз мәктәбенә бирелү проблемасына игътибарны юнәлтте.

Мөфти Гайнетдин билгеләп үткәнчә, дини ядкәрләрне кире кайтару өчен хокукый нигез 1990 елларда ук Президент күрсәтмәсе һәм Хөкүмәт карары белән билгеләнгән, ә 2010 елда «Дини оешмаларга дәүләт яки муниципаль милектә булган дини әһәмияттәге мөлкәтне тапшыру турында»гы (30.11.2010 ел) Федераль закон рәвешендә тулысынча беркетелгән. 

«20 ел дәвамында төбәк хакимиятеннән, Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан Ростов-Дон шәһәрендәге тарихи мәчет бинасын мөселманнарга тапшыру турындагы үтенечтән соң, мәчет бинасын мәдәни учреждениегә тапшыру ялгыш адым булды», - дип белдерде ул.

Мөфти шәех Равил Гайнетдинның белдерүен Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәех Тәлгать Таҗетдин хуплады. «Җәмгыятьтә, дин тотучылар арасында аңлашылмаучанлык булмасын өчен, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк», - диде ул.

Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиев Ставропольдәге тарихи мәчетнең охшаш язмышы турында искә төшерде. Мөселманнарның күпме тырышлыгына карамастан, анда сәнгать галереясы урнашкан.

Искәртеп узыйк, элек Ростов өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе (Дон мөхтәсибәте) Наил Коләхмәтов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубевка һәм Президентның Көньяк федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Устиновка Ростов-Дон тарихи мәчете бинасын (Кызыл Армия ур., 97 ) мөселманнарга тапшыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәч, хуплау булмаган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100