Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә мөселман дин эшлеклеләре бүләкләнде
Аларга Төмәннең Милләтләр эшләре комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). 13-15 декабрьдә имамнарның квалификациясен күтәрү курслары барышында дин әһелләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Җирле һәм үзәкләштерелгән мөселман дини оешмаларының барлык җитәкчеләренә һәм активистларына зур рәхмәт. Ирешелгәннәрдә тукталып тормыйбыз, безне күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятебезне берләштерүче традицион рухи кыйммәтләрне пропагандалау буенча җаваплы эш көтә», — диде Төмән өлкәсе Милләтләр эшләре комитеты рәисе Владислав Чернов.
Вагай районы имам-мөхтәсибе, Вагай районының Кулар авылы мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Ишмөхәммәтов, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәтчелек үзәге директоры урынбасары Әнисә Йосыпова һәм Төмән өлкәсе Заводоуковск шәһәр округының Җирле мөселман дини оешмасы рәисе Дарвай Мулкоманов Төмәннең Милләтләр эшләре комитетның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«Төмән өлкәсе хөкүмәтенең безнең эшкә игътибарын югары бәялибез һәм аның өчен рәхмәтле. Бу безне тагын да берләштерә, җәмгыять һәм төбәк өчен эшләү теләген арттыра», — диде Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз